✅ 94. Мөзәния Мортазина
✅ 94. Мөзәния Мортазина Чираттагы героебыз – хат ташучы Мөнәзия Мортазина (гәзиттә басылган мәкаләдә Муртазина). Аның турында мәкалә гәзитнең 1980 ел 14 февраль 20 санында «Йөрәк җылысы китерүче» исеме астында бастырылган, авторы – М.Фатыйхов (орфография һәм пунктуация саклана). "Борай элемтә узелыннан көн саен иңенә күн сумка аскан хат ташучы Мөзәния Муртазина тирән кар каплаган юлдан Совет урамы буйлап атлый. Ул әнә шулай һәр көнне йөздән артык йортта, һәр учреждение, предприятиедә була. Буген дә Мөзәния күпләгән газета-журналларны, хатларны һәм акча переводларын хуҗаларына тапшырды. Ниһаять, сумкада ике хат калды. Берсе Нуретдинова Хөннәгә, икенчесе Ф. Фәттәховка. Ләкин аларның берсе икенчесеннән шактый еракта. Каты кар бөртекләре җил белән бәрелеп, битне, муеннарны зәһәр чеметә. Хат ташучы Мөзәния әле бөгелеп, әле тураеп бара да бара..." 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/obshchestvo/2026-10-28/94-m-z-niya-mortazina-4857149 Зәһинә Ибәтуллина