Перейти к содержимому
Максиметер

🇷🇺🇷🇺 Бүген, 3 ноябрьдә, Уфада Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Башкортстан Башлыгы...

🇷🇺🇷🇺 Бүген, 3 ноябрьдә, Уфада Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Башкортстан Башлыгы Русия һәм республика дәүләт бүләкләрен тапшырды. Төбәктә яшәүче 57 кешенең һөнәри һәм иҗтимагый казанышларына орден, медаль, мактаулы исемнәр, грамота һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды. 💥💥Бүләкләнүчеләр арасында безнең район вәкилләре дә бар. Башкортстан Республикасының Мактау грамотасына Борай районы хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары – финанс идарәсе начальнигы Рима Ганиева лаек булды. ✅✅– Безнең яхшы традициябез бар – Халыклар бердәмлеге көне алдыннан үзләрен туган республикага һәм илгә хезмәт итүгә багышлаган кешеләргә дәүләт бүләкләре тапшыру. Бу залда хәрбиләрне, ветераннарны, укытучыларны, табибларны, аграрийларны, мәдәният эшлеклеләрен, эшчеләрне, инженерларны, эшкуарларны, төрле һөнәр ияләрен чын күңелдән сәламлим. Сезнең намуслы хезмәтегез, югары профессионализмыгыз, илне һәм республиканы ныгытуга хезмәт итә, – диде Радий Фәрит улы. 💫💥Рима Ханнан кызын югары бүләге белән котлыйбыз! 📸📸фото: Мухамедьянов Азат, Яровиков Олег

357 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 438 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.