🤗💫 Тырышлык нигезендә яуланган бәхет
🤗💫 Тырышлык нигезендә яуланган бәхет Бозау караучы Гөлчәчәк Рәхимова – “Колос” хуҗалыгының Борай сөтчелек бүлекчәсендә алдынгы терлекчеләрнең берсе. Соңгы вакытта хуҗалыкта эшләр сизелерлек үзгәрде. Биредә токымлы маллар асралып, күбрәк сөт савыла, ит җитештерелә башлады. Сөтчелек комплексында бозаулар үстерү бүлеге уңышлы эшли. Бозауларны тәрбияләү менә дистә еллар буена инде Гөлчәчәк Рәхимовага йөкләнгән. Бозауларны бала караган кебек яратып, назлап тәрбияли ул. Бу һөнәрне игелекле күңелле, уңган, булган, бер дигән хезмәтчән генә башкара ала. Гөлчәчәк тә нәкъ шундый хезмәтчәннәрнең берсе. 📌 Тулырак безнең сайтта: https://algaburaevo.ru/news/selskoe-khozyaystvo/2026-11-05/tyryshlyk-nigezend-yaulangan-b-het-4865488 Гөлназ Хуҗина
Канал в каталоге Максиметера
1 440 подписчиков · Новости