Камкада Сабан туе — 15 июня 2026 г. в 08:00:05.632
Камкада Сабан туе Камкада Сабантуй бара, Гөрләп тора зур мәйдан. Биредәге җырлар-моңнар Ишетелә әллә кайдан. Халык сагынышып кайткан. Шушы милли бәйрәмне. Әйтерсең лә бертуганнар Биләгән зур мәйданны. Барысы да шат күңелле. Ут чәчеп тора күзләр. Күпме генә гапләшсәң дә, Һич бетмәс сөйләр сүзләр. Инде көрәш тә башланды, Мәйдан тота егетләр. Эштә эшләп чыныкканнар, Нәкъ арыслан кебекләр. Мәйдан уртасында тора Төз һәм шома багана. Әтәч артыннан менгәндә, Һич тә аска карама. Алдынгылар бүләк ала. Беркем калмый өлешсез. Бәйрәм оештырган Фәргать, Чын, бик булган кеше сез. Авылга ярдәм иткәннәр Илшат, Ришат, Илдарлар - Шушы төбәк егетләре. Бары да уңган - булганнар. Гасырлардан килгән бәйрәм Сабантуй - милли бизәк. Бу күркәм бәйрәмне безгә Саклап калырга кирәк. Сабантуйлар гөрләп торсын Татар яшәгән җирдә. Милләтнең йөзен сакласын Рәсәй атлы зур илдә. Ирек Билалов.

