Кич утырулар калдымы әле авылларда? 🤍 — 21 июня 2026 г. в 17:59:02.358
Кич утырулар калдымы әле авылларда? 🤍 Берәүләр «капка төбенә чыгып кердем әле» ди, икенчеләр «авыл хәлләрен белешеп утырабыз» дип чыга… Ә кайбер авылларда ул матур гадәт һаман да яши. Әлки районының Югары Әлки авылында кич утырулар — үткәннәрне сагыну гына түгел, ә бүгенге көннең дә җылы бер мизгеле. Гармун моңы, такмаклар, ихлас көлүләр, күрше-күлән белән аралашу — барысы бергә авылның җанлы сулышын саклый. Капка төбендәге шушы гади генә очрашуларда никадәр җылылык бар… Авылның яме дә шундадыр, күрәсең ❤️ 🌿 Шәһри Казан Макста https://max.ru/shahrikazanda

