Һәр җирлекнең байлыгы – иң беренче чиратта, анда гомер итүче, хезмәт куючы халкы, әлбәт... — 5 июля 2026 г. в 11:13:29.354
Һәр җирлекнең байлыгы – иң беренче чиратта, анда гомер итүче, хезмәт куючы халкы, әлбәттә. Алпар авылларында да яшь буынга үрнәк, яшәү рәвешенә сокланырлык кешеләр күп. Бәйрәмдә авыл җирлеге башлыгы Ринас Сәлахов әнә шундыйларны билгеләп үтте: өлкән яшьтәге абый-апаларны, җәмәгать эшләрендәге активларны, күп балалы гаиләләрне, махсус хәрби операция батырларын, яшь парларны, күркәм юбилейларын каршылаучыларны, агымдагы елда нәниләре туган бәхетле әти-әниләрне сәхнәгә чыкырып, җылы рәхмәт сүзләре, истәлекле бүләкләре аша хөрмәт һәм ихтирамын күрсәтте. Җирлек мигрантлар хисабына да яшәрә. Әмма бу өлкәдә зур хезмәт, уяулык та сорала. Әнә шулай милли дуслык, үзара татулыкта аңлашып эшли дә, яши дә алпарлылар.

