Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген, 4 нче июль көнне, Иске Алпар авыл җирлеге иртәдән казан у... — 4 июля 2026 г. в 12:43:53.068
Алдан хәбәр ителгәнчә, бүген, 4 нче июль көнне, Иске Алпар авыл җирлеге иртәдән казан урынына кайнады. Бәйрәм шулай була бит инде ул. Ел да үткәрелә торган Сабантуй – Авыл көненә җыелган халыкның исәбе юк иде. Зурлап уздырылганын белгәнгә күрә, бәйрәм буласын ишеткән райондашлар да агылды монда. Иске Алпар авылының Ял паркын күргәне булмаганнар шаккатты, белүчеләр андагы үзгәреш-яңарышларга игътибар итми булдыра алмады. Җирлек башлыгы Ринас Сәлахов, бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән төп иганәчеләргә, өлеше кергән һәркемгә үзенең рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен җиткереп, авыл көнен ачып җибәрде.

