Җир йөзенең бар шифасы – табигатьтә. Табигать Анабыз – үзе бөек дәвачы. Халыкта: “Дару ... — 13 июля 2026 г. в 14:55:02.705
Җир йөзенең бар шифасы – табигатьтә. Табигать Анабыз – үзе бөек дәвачы. Халыкта: “Дару – бер җиреңә шифа булса, икенчесенә – җәфа”, “Эчмә дару – йотарсың агу” кебек акыллы гыйбарәләр буш урында тумаган. Ә бит безнең аяк астында ни кадәр дару үләннәре үсә, аларның шифасын күрергә гадәтләнәсе генә бар. Ул үләннәрнең никадәр файдалы икәнен күпвакыт белмибез. Ә кайберләрен белеп тә дөрес кулланмыйбыз. Әйтик әремнән ясалган төнәтмә ялкынсыну процессларын бетерә, организмга тонус бирә, токсиннардан чистарта. Дару ромашкасы, ялкынсынуга каршы чара буларак, бик күп авыруларны дәвалаганда кулланыла. Сары мәтрүшкә бактерияләргә һәм ялкынсынуга каршы көрәшә. Стоматиттан дәвалый, яраларны тизрәк төзәтә. Карга авылы мәдәният йорты “Сәламәт озын гомер медицинасы” программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Шифалы үләннәр” чарасы оештырды. Эш барышында апалар үзләре белгән дару үләннәрен җыю, саклау, әзерләү серләре белән бүлештеләр, авылыбыз табигате белән хозурландылар.

