Бәрәңге уяттыгызмы? — 12 июля 2026 г. в 14:05:01.493
Бәрәңге уяттыгызмы? 12 июль –керәшен татарлары һәм христиан диненә караган барлык милләтләр бәйрәме – Питрау көне. Питрау – җәйнең кыл уртасы. Бу көнне үсемлекләр үсүдән, кошлар сайраудан туктый, шушы көнне җыеп киптерелгән дару үләннәре аеруча файдалы, диләр. Ут күршеләребезнең бу бәйрәме тәэсирендә безнең халыкта бәрәңге “уяту “ гадәте яши: бу көнне без бәрәңгене казып карыйбыз. Уңыш мул булырга охшаган: бер төптән 8-9 ар бәрәңге чыга, зурлыгы да яхшы. Үзебезгә язган ризыклар булсын. Чәчәге коелып, алмаланган төпләр дә очраштыргалый. Бәрәңге алмаланса, без гадәттә яхшыга юрыйбыз. Ә белгечләр фикере андый түгел. Менә бер һәвәскәр бакчачы, блогер Мөхәррәм Мөхәммәтҗановның социаль челтәрләрдә моннан берничә ел элек: “Быел бәрәңгенең алмасы күп. Аны өзеп чыгарга кирәкме икән? Сабакның бөтен көче шуңа китә, диләр, дөресме?” – дип сораган укучыларга биргән җавабына күз салыйк: –Алма яралуның төп сәбәбе - орлык картаю, җирнең ашланмавы. Ә аны өзеп чыгуга килгәндә, хуҗа кешенең, сөте артсын әле дип, сыерның мөгезен кискәнен хәтерләмим. Бәрәңгесе авырып, череп китсә, яисә үсемлеккә ашарга җитмәсә, ул алмасын өлгертә. Җирдәге бәрәңгеләр үлсә дә, ул сабактагы энергия белән орлыгын өлгертәчәк. Нәсел дәвам итәчәк. Ә инде чәчәк өзәргә яратучыларга сүзем шул: аптыратмагыз үсемлекне, өстәмә яра салмагыз, - ди ул. Димәк, барысы да үз урынында, табигатьтә артык нәрсә юк. Булганына шөкер итик.

