Җәйге мәшәкатьләр — 29 июля 2026 г. в 05:38:11.368
Җәйге мәшәкатьләр Кыш уза да яз уза дип, Зарыгып җәйне көтәбез. Ә җәй җиткәч, эш күп була, Эшләп арып бетәбез. Утыртабыз бәрәңгесен, Кыярын да суганын. Яратабыз һәрберсенең Уңышы күп булганын. Ашаулары бигрәк рәхәт, Үстерүләре яман. Кайчан өлгерерләр, диеп Көтәбез әле һаман. Помидорны утыртабыз Бик күп төрле сортлары. Җәй буена тынгы бирми Колорадо кортлары. Бәбкә-чебеш үстерәбез, Көзгә ашарбыз, диеп. Авыл халкы яши шулай Эш яратып, эш сөеп. Шундый мәшәкатьләр белән Үткәрәбез җәйләрне. Үстергән җимешләр белән Эчик әле чәйләрне. Наилә Алимова, 2003 нче ел.

