Югары Әлки авылыннан Айрат Гыйзетдиновның бу араларда бер минут буш вакыты юк: бал да с... — 4 августа 2026 г. в 14:00:06.838
Югары Әлки авылыннан Айрат Гыйзетдиновның бу араларда бер минут буш вакыты юк: бал да суыртырга, печән, ашлык кырларында да эш көтә аны. –Безнең нәсел – балчылар нәселе. Әти-бабайлар вакытыннан калган кәсеп ул безнең. Гомер буе колхоз умарталыгында да хезмәт куйган өлкән буыннарның юлын 20 елдан артык мин дә дәвам иттем. Соңгы 15 елда инде үз хуҗалыгыбызда гына кайныйбыз. Эш җитәрлек. 20 дән артык умартабыз, 18 баш эре терлегебез бар, 6 сыер савабыз, вак-төякләре дә юк түгел. Бал кортының шунысы “рәхәт” бит аның, балны ул үзе җыя. Алар өчен аерым ниндидер үләннәр үстерә торган җиребез юк, Югары Әлки табигате биргән мөмкинлек. Балыбыз бик тәмле була: ел да сораучылар ялганларга ирек бирмәс. Инде нәкъ менә суыртырга әзерләнеп йөргән чагыбыз. Ә мал-туарга печән әзерләүнең мәшәкатен авыл кешесе яхшы белә. Безнең үзебезнең печәнлек җиребез дә, ашлык кырыбыз да бар. Быел печән уңышы зарланырлык түгел, кыш буена җитәрлекне инде әзерләдек. Менә аннары, бөртеген җыйгач, саламы була. Иренмәсәң, матур яшисең дә, тәмле ашыйсың да. Беркемгә беркем китереп бирми, – ди ул.

