Призлар уйнатуда бүләк откан укучыларыбыз белән таныштыруны да дәвам итәбез. — 26 августа 2026 г. в 06:56:01.034
Призлар уйнатуда бүләк откан укучыларыбыз белән таныштыруны да дәвам итәбез. Алтын туйга бүләк Апак авылыннан Фәридә апа Әхмәтҗанова редакциябезгә кош тоткандай килеп керде. –Зур бүләк бу безгә, зур бүләк! Ноябрь аенда үземә 70 тула, бергә яшәвебезгә 50 ел – алтын туй. Менә бит, Аллаһы Тәгаләдән язылган булса... Бик яратам шушы чәйнекне, уңай бит, тиз кайный, – дип, шатлана-шатлана, электр чәйнеген кулына алды. Заманында хат ташучы вазифасын да башкарган бу апабыз үзе эшләгән шул чорга да кайтып килде: –Әй, авыр да була иде бит ул вакытларда сумкалар: ничә төрле газета-журнал, хат-открыткалар... Пенсия өләшү дә җиңелләрдән булмады. Ә хәзерге почта таратучыбыз бик әйбәт безнең. Бар нәрсәне вакытында эшли, көне белән газетаны кулга алабыз, рәхәтләнеп укыйбыз, – дип, тиз генә бүгенгегә дә күчте рәхмәтле Фәридә апа. –Квитанция бит Камил абый исемендә иде, кая соң әле үзе? – дигәнгә дә җавабы әзер аның: –Алай йөрергә, күп сөйләргә яратмый шул. Бу эшне ышанып миңа тапшырды, – дип кеткелдәде ул. Шулай шатланып, бездән аерылмыйча, озак еллар яшәргә язсын!

