Перейти к содержимому
Максиметер

Поэзия наших земляков 📖

Поэзия наших земляков 📖 Өлкәннәрне хөрмәт итик Өлкәннәрне хөрмәт итик, Алар яшьләргә үрнәк. Исән чакта барысының Кадерен белергә кирәк. Картлык килә ул һәркемгә, Рөхсәт - фәлән сорамый. Шуңа да бу хакыйкатьне Яшик истән чыгармый. Олыларны кимсетмәгез, Авыр сүзләр әйтмәгез. Бераз ачу чыкканда да Елмаегыз, дәшмәгез. Өлкәннәр күпне күргәннәр, Тормыш юлын узганда. Чигәдәге көмеш чәчләр Чыкмый ул тик торганда. Бары өйрәнеп калыгыз Тормыш итү серләрен. Бик күп киңәш ишетерсез Тыңлап, әйткән сүзләрен. Гомеркәйләр бик тиз уза, Әйтерсең аккан сулар. Бу олы хакыйкатьне Күпләр олыгайгач уйлар. Дөнья иркен, тормыш матур, Юлдан дөрес бара(а)лсаң, Гомернең бары бер тапкыр Бирелгәнең аңласаң. Ирек Билалов. Казан. 1 Октябрь.2026 ел.

453 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 046 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.