“Бердәм Россия”дә – яңа исемнәр
“Бердәм Россия”дә – яңа исемнәр Бүген, 12 октябрьдә, “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә ике якташыбызга Рамилә Кәримова һәм Резидә Әхмәтовага партия билетлары тапшырылды. Алар документны район башлыгы урынбасары, район Советы депутатларының әлеге фракция җитәкчесе Рәшит Билалов кулыннан алды. Ул яңа партия әгъзаларын “Бердәм Россия” сафларына керүләре белән котлады һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашуны, уңышлар теләде.