Перейти к содержимому
Максиметер

Редакциябезгә мөгаллимнәренә рәхмәт белдергән җылы хатлар да килә...

Редакциябезгә мөгаллимнәренә рәхмәт белдергән җылы хатлар да килә... Хәтерлим мин әле бүгенгедәй... Башлангыч белемне алганнан соң, Түбән Әлки урта мәктәбенең бишенче сыйныфына аяк баскан көн гүя кичә генә иде. Ул вакытта безне, ачык йөз, назлы караш һәм җылы сүзләр әйтеп, Наилә Абдулла кызы Мифтахова каршы алды. Наилә апабыз, педагогика институтын яңа гына тәмамлап, үзе өчен бөтенләй ят булган районга эшкә килгән иде. Тәбәнәк буйлы, чибәр укытучыны без тиз арада күңелгә якын иттек. Сыйныф җитәкчебез безне унынчы сыйныфка кадәр үзе артыннан ияртеп барды. Пионер отрядлары арасында узган ярышларны онытып буламыни? Без, ике ел рәттән беренче урынны алып, Казан һәм Ульяновск шәһәрләренә экскурсияләргә бардык. Ә «дуслык» аланнарындагы пионер бәйрәмнәре, конкурслар, КВНнар, диспутлар – барысы да безнең яшь, инициативалы, көчле һәм белемле остазыбыз җитәкчелегендә узды. Бүген дә без сыйныфташлар белән элемтәне югалтмыйбыз. Быел мәктәпне тәмамлавыбызга 53 ел булуны билгеләп үттек. Укытучыбыз белән бергә бәхетле мәктәп мизгелләрен җылылык белән искә алдык. Өч бала әнисе булган Наилә апабыз  йөзләгән укучы өчен дә икенче ана булды, татар теленең матурлыгын, Әмирхан Еники, Габдулла Тукай, Муса Җәлил иҗатын күңелләргә тирән итеп салды. Ул бүген дә тормыш иптәше, шулай ук укытучыбыз Тәлгать абый белән сау-сәламәт, тигезлектә гомер итә. Аларга тагын күп еллар тынычлыкта, муллыкта яшәргә язсын. Сезнең укучыларыгыз, 1973 елгы чыгарылыш.

486 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 046 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.