Якташыбыз иҗат иткән шигырьне тәкъдим итәбез:
Якташыбыз иҗат иткән шигырьне тәкъдим итәбез: Машина йөртүчеләргә Бар теләкләр бүген, шофёр, сиңа. Изге алар, булыр кабул да. Яшел төсләр янар, Аллаһы кушып, Син җилдерткән кече, зур юлда. Амин! Юллар имин була күрсен, Руль борылсын җайлы, җиңел дә. Якты булсын алда синең юллар, Күтәренке булсын күңел дә. Сәламәтлек, берүк, ташламасын, Бәхет көтсен һәр таң атканда. Юлларыңда гөлләр чәчәк атсын, Җыр озатсын барган - кайтканда. Гүзәлия Рәхмәтуллина, Яңа Салман авылы.