Йөртүчеләр, юлларда дорфа йөрмәгез
Йөртүчеләр, юлларда дорфа йөрмәгез Рауф Насыйх улы Галимов, йөртүче. Район үзәгендәге төрле оешмаларда эшләп, 40 елдан артык әлеге вазыйфаны башкарган һәм, бәхеткә, бер тапкыр да җитди юл һәлакәтләренә юлыкмаган. Аның белән болай сөйләштек: –Рауф абый, сезгә ерак юлларга чыгарга туры килдеме? –Дистә елдан артык мин мәгариф идарәсендә дә йөртүче вазыйфасын башкардым. Әлеге елларда миңа учреждениенең җитәкчесе белән республиканың төрле районнарына барырга туры килде. Соңыннан бу хакта уйлангач, өч районда: Әгерҗе, Баулы һәм Мөслимдә генә булмавымны аңладым. Ул чакта навигатор юк, кая барырга белмисең икән, узып баручылардан сорашасың, шул ук вакытта атлас карта да кул астында, маршрутны аннан да карыйсың. Кирпеч заводлары эзләп, Казанны да аркылыга-буйга узарга туры килде. Анда исә таксистлар күп ярдәм итте: алар шәһәрне яхшы белә, барысын да аңлатып бирәләр иде. Ерак юл дигәннән, 10 еллар элек “Ока” машинасында Волгоградка кадәр бардым. ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, әлеге машинада шулкадәр чакрым ара үтүемә гаҗәпләнгәннәр дә иде. –Юл һәлакатләренә очрамаган тәҗрибәле йөртүче буларак, яңа гына автомобиль белән идарәгә алынучыларга киңәшләрегезне бирсәгез иде? - Юлларда, билгеле, зур игътибарлылык сорала. Мин куып һәм дорфа кыланып та йөрмәдем. Моны иминлекнең нигезе дип саныйм. Беркайчан да алдагы машина артына терәлеп бармаска кирәк, чөнки аның кайчан ничек туктыйсын белмисең. Ә гомумән алганда, кагыйдәләрне үтәргә кирәк, ул очракта бәхетсезлекләр дә булмас.