Яшь комбайнчы Алмаз Гатауллин районда яңа оешкан “Востокзернопродукт”ның Сүтү-ремонтлау...
Яшь комбайнчы Алмаз Гатауллин районда яңа оешкан “Востокзернопродукт”ның Сүтү-ремонтлау базасында эшли. Уңган Ташбилге егете соңгы көннәрдә көнбагыш урды. Ул районда май культурасы тулысынча суктырып алынгач, Биләрдәге отрядларга ярдәм итеп тә кайтты. “Көньяк Әлки” территориаль идарәсе баш агрономы Радик Билданов Алмазны бик тырыш, техниканы яхшы белә торган, иптәшләренә ярдәмчел механизатор буларак бәяләде.