Кичэ халкыбызның олуг мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиябез үзе... — 25 марта 2026 г. в 04:10:40.230
Кичэ халкыбызның олуг мәгърифәтчесе Ризаэддин Фәхреддин исемен йөртүче гимназиябез үзенең 35 еллыгын билгеләп үтте. Тарих өчен артык зур булмаган 35 ел эчендә күпме онытылмаслык сәхифәләр, сикәлтәле юллар үтелгән дә, горурланып сөйләрдәй күпме вакыйгаларның шаһиты булмаган уку йорты ул! Гимназиянең берсеннән-берсе сәләтле, тынгысыз җанлы мөгаллимнәре , сәләтле укучылары үзләре генә ни тора!

