Патриотлык үрнәге: Солдат тарихы. — 3 июля 2026 г. в 11:12:02.085
Патриотлык үрнәге: Солдат тарихы. СВОда катнашкан кешеләр турында язу җиңел түгел. Ватаныбызны саклауда иңнәренә катлаулы йөк төшкән каһарманнар батырлыгы соклану уята. Ә сугыш утын кичкән геройның үзенә сугышчан хәрәкәтләр турында сөйләү?! Фронтташ дуслары үлемен кичергән, кеше кайгылары, җимерелгән шәһәрләр, таркалган авылларны күреп әрнегән кичерешләрне әйтеп аңлатырлык сүзләр бармы?! Аннан кайтканнар икенче кешегә әйләнә диләр. Дөрестер. “Туган илне саклау”, “солдат намусы”, “хәрби антка тугрылык” сүзләренең асылына алар рух ныклыгы, кан коеп төшенгән. Бүгенге героем патриотлык һәм Туган илгә сөю хисләре белән көчле солдат. СВО ветераны Рәфис Флорис улы Нурихановка әле 26 яшь. Хезмәттәге батырлыклары өчен ул күп медальләр белән бүләкләнгән. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-03/patriotlyk-rn-ge-soldat-tarihy-4740603 ────────────── Комментировать ›

