“Кувалда” позывнойлы яугир ул — 3 июля 2026 г. в 06:18:18.737
“Кувалда” позывнойлы яугир ул Иске Яхшый авылында яшәүче Зинфир Дашкин белән район үзәгендәХәрби хәрәкәтләр ветераннары хөрмәтенә оештырылган митингта таныштык. Зинфир Вәгыйзь улы Федоровка районы кешесе. Аңа 44 яшь. Махсус хәрби операцяигәюлланганчы үзенең туган якларында тракторчы, мал суючы булып эшли. 2023нче елның июль аенда ул контракт төзеп СВОга юлланган. Яугирнең хәрби юлы Луганск Халык республикасы белән бәйле.Миномёт расчёты командиры була. Кызганычка каршы, көчле шартлау нәтиҗәсендә шартлау дулкыны аны алып ташлый. Зинфир Дашкинны берничәметр еракка алып бәрә. Нәтиҗәул каты җәрәхәтләр ала. Ашыгыч рәвештә Ростовка итәргә мәҗбүр булалар. Эчке әгъзаларына зур зыян килә. Алынган яралары Зинфир Дашкинның хәрби юлын туктата да инде. Рифина НИГАМӘЕВА. ────────────── Комментировать ›

