🚓 Юллар иминлеге сагында торучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр — 3 июля 2026 г. в 03:47:27.144
🚓 Юллар иминлеге сагында торучылар һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр ✅ Бүген, 3нче июльдә, Россиядә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Бу көн – юлларда тәртип һәм иминлек тәэмин итү өчен көнне-төнгә ялгап хезмәт куючы, меңләгән кешенең гомерен саклап калуга өлеш кертүче инспекторларга рәхмәт сүзләре җиткерү мөмкинлеге. Балтач районында да ДАИ хезмәтенең бай тарихы, үз традицияләре һәм хезмәтләренә тугры калган кешеләр династияләре бар. ✅ Балтач районында дәүләт автоинспекциясе тарихы 1962нче елдан башлана. Нәкъ шул вакытта юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тәэмин итү һәм кешеләрнең иминлеген саклау бурычын үтәүче хезмәт барлыкка килә. Еллар дәвамында бу хезмәт район халкының тынычлыгы һәм хәвефсезлеге өчен җаваплы мөһим структураларның берсенә әверелә. 👉 Тулырак: https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-07-03/yullar-iminlege-sagynda-toruchylar-n-ri-b-yr-mn-ren-bilgelil-r-4739842 ────────────── Комментировать ›

