Балтачлылар— “Балачакның имин юллары” бәйгесе җиңүчеләре — 20 августа 2026 г. в 16:14:47.809
Балтачлылар— “Балачакның имин юллары” бәйгесе җиңүчеләре Бүген “Яшьлек” физкультура-савыктыру комплексында гөрләп-шаулап “Балачакның имин юллары” дигән чара узды. Әлеге бәйгедә юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белү генә түгел, ә тапкырлык, зирәклек тә кирәк иде. Һәм балтачлылар сынатмады. “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте, республиканың Дәүләт автоинспекциясе һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә Аскын, Тәтешле һәм Балтач районнарыннан килгән мәктәп укучылары көч сынашты. Елдан-ел матур традициягә әверелгән әлеге чараның төп максаты – балалар арасында юл-транспорт травматизмын кисәтү. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-08-20/baltachlylar-balachakny-imin-yullary-b-ygese-i-chel-re-4788505 ────────────── Комментировать ›

