С витамины чыганагы ул — 3 сентября 2026 г. в 06:20:03.424
С витамины чыганагы ул Барбарис — организм өчен бик файдалы ул. Составындагы берберин матдәсе һәм С витамины сәламәтлекне ныгыта. Барбарисның төп файдасы: Кандагы шикәрне көйли. Берберин матдәсе шикәр диабеты булган кешеләрдә глюкоза дәрәҗәсен төшерергә ярдәм итә. Йөрәк-кан тамырларын саклый. Холестеринны киметә һәм кан басымын нормальләштерә. Ашкайнатуны яхшырта. Үт куылуны стимуллаштыра, бавырны чистарта һәм ашказаны сырхауларыннан булыша.Авырлыкны киметергә булыша. Метаболизмны тизләтә һәм майларны таркатырга ярдәм итә. Иммунитетны ныгыта. С витаминына бай булганга, салкын тиюдән һәм төрле инфекцияләрдән саклый. Авыртуны һәм ялкынсынуны баса. Табигый антибиотик һәм антисептик ролен үти. Аңардан чәй ясыйларлар, тәмлшткеч буларак пылауга кушалар. Коры барбарис җиләкләрен йөкле хатын-кызларга кулланырга ярамый, чөнки ул карынны кыскартырга мөмкин.

