Көндәшле авылында “Җанлы традиция: Башкортстан халыкларының календарь-йола бәйрәмнәре” ... — 13 сентября 2026 г. в 10:44:22.406
Көндәшле авылында “Җанлы традиция: Башкортстан халыкларының календарь-йола бәйрәмнәре” этномәдәни фестивале узды. Яңгырлы көнгә карамастан, чарага авыл халкы һәм кунаклар күпләп җыелды. Бәйрәмдә төрле халыкларның гореф-гадәтләре, һөнәрләре һәм мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлеге булды. Фестиваль кунакларын Мишәр тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Айгөл Нафикова сәламләде. Чара барышында “Халкым тавышы” бәйгесендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырылды. Беренче урынга Рәфизә Морозова лаек булса, икенче урынны Земфира Гыйльметдинова алды. Фестивальнең бер өлеше күргәзмә һәм осталык дәресләренә багышланды. Зинира Хәмәтнурова кунакларга сөзмә әзерләү ысулын күрсәтте, традицион рецептның үзенчәлекләре белән бүлеште. Наилә Фәләхиева ташкабактан кайнатма әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. Кунаклар өчен гадәти булмаган бу рецепт аеруча кызыклы булды. Лилия Кашапова һәм Зилә Сәхипова исә мунчала ясау һәм җылы оекбашлар бәйләү серләренә өйрәтте. Кул эшләренә багышланган бу дәресләр борынгы һөнәрләрне искә төшерү һәм аларны яшьләргә өйрәтү өчен дә файдалы. Осталык дәресләреннән соң бәйрәм уеннар, биюләр һәм концерт номерлары белән дәвам итте. Кунаклар төрле халыкларның уеннарында катнашты, бергәләп күңел ачты. Концерт программасы чараның матур йомгаклау өлеше булды. Талантлы башкаручыларның чыгышлары тамашачыларга күңелле мизгелләр бүләк итте. Җыр-биюләр, халык уеннары һәм кул эшләре аша мәдәни традицияләрнең күптөрлелеге ачык күренде. Көндәшледә узган фестиваль төрле буын вәкилләрен бер мәйданга җыйды. Мондый чаралар халыкның гореф-гадәтләрен саклау, онытылып барган һөнәрләрне искә төшерү һәм яшь буынга җиткерү өчен мөһим. “Җанлы традиция” фестивале халык мирасының бүген дә яшәвен күрсәтте. Җырларда, уеннарда, кул эшләрендә һәм милли ризыкларда сакланган традицияләр — киләчәк буыннар өчен кадерле мирас. ────────────── Комментировать ›

