Балтачта сайлауга әзерлек бара. — 9 сентября 2026 г. в 09:37:23.518
Балтачта сайлауга әзерлек бара. Алдагы көннәрдә илебездә мөһим сәяси вакыйга — Дәүләт Думасына депутатлар сайланачак. Тавыш бирү процессы 18, 19 һәм 20 сентябрьдә узачак. Районда барлыгы 39 сайлау участогы ачылачак. Алар өч көн дәвамында иртәнге сәгать 8:00дән кичке 20:00гә кадәр эшләячәк. Бу сайлауда да яшәү урыны буенча түгел, ә уңайлы участокта тавыш бирү мөмкинлеге булачак. Әгәр дә сезгә сайлау көннәрендә прописка буенча түгел, ә башка җирдә булырга туры килсә, бу проблема түгел. Моның өчен алдан гариза язып, үзегезгә уңайлы сайлау участогын сайларга мөмкин. Территориаль сайлау комиссиясендә (ТИК) гаризалар 3 сентябрьдән үк кабул ителә башлады. 8 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, 146 якташыбыз инде бу мөмкинлектән файдаланган. Участок сайлау комиссияләрендә (УИК) гаризалар 9 сентябрьдән кабул ителә. Гаризаны кайчан һәм кайда тапшырырга? Гариза язарга теләүчеләр өчен эш графигы түбәндәгечә: ТИКта: эш көннәрендә 12:00дән 20:00гә кадәр, ял көннәрендә 10:00дән 18:00гә кадәр. УИКларда: эш көннәрендә 14:00дән 20:00гә кадәр, ял көннәрендә 10:00дән 14:00гә кадәр. Игътибар: Гариза рәсмиләштерү өчен үзегез белән һичшиксез паспорт булырга тиеш. Үз тавышыгыз — сезнең киләчәк, шуңа күрә актив булыгыз! https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-09/baltachta-saylauga-zerlek-bara-4807367 ────────────── Комментировать ›

