“Дуслык” мәчетендә — Мәүлид бәйрәме — 7 сентября 2026 г. в 11:08:12.931
“Дуслык” мәчетендә — Мәүлид бәйрәме Мәүлид бәйрәме — мөселманнарның мөкәддәс Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) туган көнен билгеләп үтүче мөһим дини бәйрәме. Богдан авылы иман йорты "Дуслык" мәчетендә Мәүлид кичәсе үткәрелде. Кичәдә Пәйгамбәрнең тормыш юлы искә алынды, Коръән, догалар укылды, салаватлар, мөнәҗәтләр әйтелде. Ил көннәребезгә тынычлык, бәрәкәтләр теләп, теләкләр өләшеп чәй табыны оештырып аралышты богданлылар бу көнне.

