Яңа Балтач авылында Мәүлид бәйрәме узды. — 7 сентября 2026 г. в 04:18:53.909
Яңа Балтач авылында Мәүлид бәйрәме узды. Яңа Балтач авылында Мәүлид бәйрәме зурлап оештырылды. Чарада Иске Балтачтан Рәфис хәзрәт, Филус хәзрәт һәм Тушкыр авыл хакимияте башлыгы Эльмира Марданова катнашты. Очрашу барышында дин әһелләре мәчет эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр, авыл халкының сорауларына җавап бирделәр. Мөһим яңалык буларак, «Нур» мәчетенең мәзине итеп Мәүлитьян Ахтариев сайланды һәм аңа ярдәмчеләр билгеләнде. Җыелышта киләчәктә җомга намазларына ир-атларның күбрәк йөрүе һәм мәчет эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләләре күтәрелде. Яңа Балтачлылар авыл өстендә азан яңгыравын телиләр. Бәйрәм ахырында Коръән аятьләре, салаватлар һәм мөнәҗәтләр укылды. Чара тәмле чәй табыны белән тәмамланды. Оештыручыларга һәм актив катнашкан авылдашларга зур рәхмәт! Киләчәктә дә исән-сау булып, шулай күркәм очрашуларда күрешергә насыйп булсын! https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-07/ya-a-baltach-avylynda-m-lid-b-yr-me-uzdy-4804077 ────────────── Комментировать ›

