Шимбә көнне Яңа Балтач авылы халкы Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Эльмра Фидәрис кызы Мар... — 30 августа 2026 г. в 02:20:55.882
Шимбә көнне Яңа Балтач авылы халкы Тушкыр авыл биләмәсе башлыгы Эльмра Фидәрис кызы Марданова, шәхси эшкуар Илхам Рәшит улы Марданов һәм авыл старостасы Лида Баян кызы Суфиянова белән берлектә клуб тирәсен киртәләү һәм чистарту өмәсен оештырдылар. Клуб ихатасы чистарып, матурланып калды. Шунысы куанычлы, авылның урта яшьтәге абый-апалары белән бергә олы яшьтәге абый Әхсән Халиуллин да, яшь егетләр дә өмәләрдә гел актив катнашалар. Яңа Балтач авылы халкының шушы темпны төшермичә тагын да матур өмәләр оештырып татулыкта, саулыкта яшәүләрен теләп калабыз. Раушания Низамова (Вахитова). ────────────── Комментировать ›

