Яңа үрләр әйди — 28 августа 2026 г. в 04:45:41.725
Яңа үрләр әйди Гаиләдә кече кыз үскәндә арада ул иркә булыр, дип фаразлыйлар. Әмма тормыш сукмагыннан барганда һәркем үз юлын булдыра, сынаулар аша үткәндә рухи яктан чыныга. Вакыт үткәч, Кәлимуллиннарның кечеләре Рита Кәшфуллина әнисе, туганнарыөчен җаваплылык тойган гадел шәхес була... Анновка авылы халкы берсен-берсе хөрмәт итеп, якын күреп яшәве табигый. Канатларын чыныктыргач оядан чыккан кошлардай матур авылдан күпләр төрле якка тарала. Алтынчы бала мәктәпне уңышлы тәмамлагач Бөредә фармацевт һөнәренә укый. Нигә тотынса да эшне төгәлләп өйрәнә, нәтиҗәсе уңай тәмамланырга тиеш. Дипломлы һөнәр иясе булгач Ританың авылдан китәсе килми. Әнисенә якын торса булыша ала. Әмма тормышта уйлаганча гына килеп чыкмый. Якын-тирә авылда фармацевтка эш булмаганга хезмәт "биржасына" килеп исәпкә баса. Олы яшьтәге ун әби, бер бабайны социаль эшче буларак хезмәтләндерә. Бераздан Рита Мәүли кызын Түбән Карыш гомум белем бирү мәктәбенә бала карау буенча ялдагы кеше урынына эшләп торырга чакыралар. Укучыларга немец теле дәресләрен алып бара. Яшьлекнең үз кануннары. Югары Карыш авылыннан Финат Кәшфуллин кызга гашыйк булуын белгертә. Гөрләтеп туйлар үткәреп гаилә егетнең әти-әниләре белән бергә яши. Финат Әкрам улы техника буенча белгеч булып көч сала. Рита Мәүли кызына Чуртанлыкүлдә башлангыч сыйныфларда укытырга тәкъдим итәләр. Биредә бергә эшләгән Мәрьям Кави кызы Рафикова, Зинфира Xәтмулла кызы Xәмидуллинаны тик җылы сүзләр белән искә ала. Xезмәттәшләре эшен хуплап үзенә укытучы буларак канат куялар. Башка чыгып Чуртанлыкүлдә яшьләр яши башлыйлар. Ярдәмчел Тәнзилә Тимергалиева күршеләрен әле дә рәхмәт сүзләре белән искә ала https://baltachtan.ru/articles/m-garif/2026-08-27/ya-a-rl-r-ydi-4794508 ────────────── Комментировать ›

