Кармакны бер ыргытуда ярга биш кило ярымлы чуртан тартып чыгарган. — 14 августа 2026 г. в 04:55:58.005
Кармакны бер ыргытуда ярга биш кило ярымлы чуртан тартып чыгарган. Балтач районының Янтимер авылындагы Мата елгасы буасында кышын боз астыннан, җәен ярдан балык тотучы балыкчылар өзелми. Бу фотоны авылдашым, шәхси эшкуар, әлеге вакытта Иске Балтачта яшәүче балыкчы Илүс Әхмәтов уртаклашты. —Буа буендагы чишмә суына барганда кармагымны да үзем белән алырга гадәтләндем. Бу юлы да шулай иттем. Блиснаны ярдан ыргытуга күп тә үтмәде, чуртан килеп капты. Ярга чыгарганчы ярты сәгатькә якын вакыт үтте, балыкның авырлыгы биш кило ярымга тиң булды. Чуртан эләксә аның иң кызыгы ярга чыгару, — дип елмая Илүс Ильяс улы. Балыкчы көннәр буе сулыклар буенда йөреп тә табага салып кыздырырлык балык тота алмаска мөмкин. Илүс Әхмәтовның көне уңышлы булган. Зур булмаган Мата елгасы өчен мондый зурлыктагы чуртан яхшы табыш. Авылдашым культуралы ялны үз итә. Үзе әйтүенчә буш вакыт чыгара алса, кармагын алып елга, күл буйларына юллана. Ә сез балык кармаклыйсызмы? *Материалны кулланганда чыганакка, авторга гиперсылтама мәҗбүри. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-08-14/karmakny-ber-yrgytuda-yarga-bish-kilo-yarymly-churtan-tartyp-chygargan-4781552 ────────────── Комментировать ›

