Бездә җырламаган кеше юк — 13 августа 2026 г. в 11:45:22.672
Бездә җырламаган кеше юк Әти- әниләре Галиннарның гармунчылар, гаиләсендә җыр -моңга гашыйк балалар туып үсүе бер дә гаҗәп түгел. Фәндә дә нәселдәнлек кешенең тормыш юлына йогынты ясавы күптән исбатланды бит инде. Гомумән Көнтүгештә мәдәнияткә,сәнгатькә мөкиббән киткән халык яшәде һәм яши. Бу авыл элек-электән көчле җырчылар, гармунчылар белән дан тотты. Фронт афәтләрен үтеп тыныч тормышка сусаган фронтовик Фазылбәк Хәйдәршин, Муллаян Хәйруллин, Рәфкатъ Локмановлар исән калганнарына куанып халыкны моңга күмделәр. Укытучы буларак авыл балаларын беренчеләрдән булып җыр-моң дәрьясына алып керделәр. Алар арасында яшүсмер Галиннар үзаллы гармунда уйнарга өйрәнделәр. Гаиләдә 7 бала—4 егет, 3 кыз үсте. Зур гаилә. Ул заманда авылларда халык күп иде. Сөйләү жанры мәктәпләрдә камилләште. Радиодан (кара тәрликә)дән яңгыраган һәрбер җырны отып алалар, өйдә көн дә кечкенә концерт. Ата-ананың шатлыгы чиксез. Уллары Фәнир, Вәнзир, Фигат кече яшьтән үк гармунга оста булдылар. Клубларда фронтовик гармунчылар Лотфулла Кыямов, Фаман Исламгалиевлар кичләрен моңлы көйләрне сыздыралар. Галинның кызлары Фидания,Физалия, Гөлфаяларны да Ходай сәхнә кешеләре итеп яраткан. Биючеләр, нәфис сүз осталары авылда күп иде. Әнкәләре Тәския Әхмәтгалиева балаларына иҗат иреге куеп яшәде. Вәнзир профессионал баянист булып эшли башлады. Район мәдәният йортында музыка җитәкчесе хезмәтен намуслы башкарды. Шул елларны хәтерләп Фигат болай сөйләде. “ Әни безне белемле, тырыш, эшчән итеп тәрбияләде. Балалар үстергәндә авылның үрнәкле шәхесләрен үстерүгә багышлады бар гомерен. Сәхнәне яулау үзмаксат түгел иде. Бергәләп, бары тик Галиннар гына катнашлыгында әнкәйнең 70 яшенә багышланган концерт куйдык.Киленнәрдә, туганнар да зур җаваплылык тоеп әзерләндек. Бу безнең өчен зур бәйрәм -фурор булды. Җырлар да, баян моңнары да халык күңеленә таралды. Без “җиденче күк”тә идек. Әнкәй белән әткәйгә мәдхия җырлау булды ул кич. Шәхес булып формалашуыбызга үзенә күрә отчет булды. Алар дөньядагы бөтен балаларны да үзләренекедәй күреп, тормышта булышучылардан иделәр.Бу концертны халыксоравы буенча Яңа Балтач авылы тамашачысынада күрсәттек.... Хәнис Хаҗимов. (Дәвамын гәзитттә һәм сайтта укый аласыз). https://baltachtan.ru/articles/-mgyyat/2026-08-13/bezd-yrlamagan-keshe-yuk-4781090 ────────────── Комментировать ›

