Милли рух белән — сайлауга!
Милли рух белән — сайлауга! Түбән Иванай авылында сайлау көне бәйрәм төсен алды. Үз гражданлык бурычын үтәргә ашыгучы авылдашларны бу юлы сайлау участогына милли киемнәрдән килеп, күпләрнең игътибарын җәлеп итте. Милли үзаңнары көчле булган иванайлылар өчен бу — гади бер чара гына түгел, ә үз илеңнең язмышына битараф булмау билгесе. Александр Каляев гаиләсе дә сайлауга милли киемнәрдән килгән. «Без тыныч һәм имин тормыш өчен тавыш бирдек», — ди алар, үзләренең гражданлык позициясен горурлык белән белдереп. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-19/milli-ruh-bel-n-saylauga-4817206