Балтачта сайлаулар башланды.
Балтачта сайлаулар башланды. Бүген, 18 сентябрь көнне иртәнге 8.00 сәгатьтә райондагы барлык 39 сайлау участоклары ишекләрен ачты һәм тәүге сайлаучыларны кабул итте. Иске Балтач авылындагы 1160 санлы сайлау участогында һәрвакыттагыча иртә белән җанлылык күзәтелде. —Тавыш бирергә килгән сайлаучылар саны утызга якын иде. Башлап кайсысы тавыш биргәнен исәпкә дә ала алмый калдык, — ди участок сайлау комиссиясе рәисе Рәзилә Аминова. Халык тавыш бирүдә активлык күрсәтә. Сайлау тыныч шартларда бара. 19 сентябрь көнне комиссия әгъзалары өйдә тавыш бирүчеләргә чыгычак. Сайлаулар өч көн - 18, 19, 20 сентябрь көннәрендә иртәнге 8.00 сәгатьтән кичке 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-09-18/baltachta-saylaular-bashlandy-4816713