Бер “дүртле”дән башланган юл
Бер “дүртле”дән башланган юл Аттестатында бер генә “дүртле” булган. Ул да рус теле буенча. Күпләр моңа әллә ни игътибар итмәс иде, бәлки. Ә Гөлназ Фазлыева өчен бу билге үз-үзе белән ярыш башлануга сәбәп була. Үзе перфекционист булганга, ул: “Рус телен дә “бишле”гә белә алам”, — дип уйлый. Шушы уй аны филология юлына алып килә. Еллар узгач, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләячәген, ә бер “дүртле”нең һөнәри язмышына шулай зур йогынты ясаячагын ул вакытта үзе дә белми. https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-05/ber-d-rtle-d-n-bashlangan-yul-4835327