Балтач районы мәктәпләрендә патриотик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә
Балтач районы мәктәпләрендә патриотик тәрбия бирү югары дәрәҗәдә Бүген мәктәпләрдә патриотик тәрбия бирү яңа сулыш ала. Бу инде коры лекцияләр генә түгел, ә спорт һәм башка чаралар ярдәмендә балаларда масатчанлык, рух ныклыгын күтәрүгә юнәлтелгән чаралар комплексы . Аның максаты-үз илен чын күңелдән яраткан, Ватан өчен изге гамәлләр кылырга әзер булган буын үстерү. Бу процесста үз эшенә мөкиббән укытучылар мөһим роль уйный. Шундый мисалларның берсе--Иске Балтач авылының беренче санлы урта мәктәбе укытучысы Илназ Әхмәтов. Ул районда беренче булып патриотик рухтагы, хәрби-гамәли спорт төрләре белән мавыгучы укучыларны берләштергән «Шайморатов» классын җитәкләде. Илназ Әхмәтов Көндәшле авылында туган. 2008 елда Көндәшле урта мәктәбен, ә 2013 елда Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең «Физкультура укытучысы һәм ОБЖ фәнен укытучы — оештыручы» белгечлеге буенча физик культура факультетын тәмамлый. Аннары Россия Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Анда Илназ үзйөрешле орудие командиры вазифасын башкара. Запаска чыгарылганнан соң Балтач балалар- үсмерләр спорт мәктәбенә директор урынбасары һәм кул көрәше буенча тренер булып эшкә урнаша. 2017-2019 елларда район мәгариф бүлегенең физик культура һәм ОБЖ методисты булып эшли, ә аннары Иске Балтач авылының беренче санлы урта мәктәбендә физкультура укытучысы һәм ОБЖ укытучысы вазифасына эшкә күчә. Биредә Илназ укучыларны хәрби-гамәли спорт төрләре белән мавыктыра алды һәм көчле, чыдам булу файдалы гына түгел, ә абруйлы икәнлегенә дә төшендерде. Спорт аша ул балаларга сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт, җаваплылык, үзара ярдәмләшү һәм үз халкының тарихына хөрмәт тәрбияли. Илназ Әхмәтов район мәктәпләренең «Шайморатов» классларының хәрби кураторы һәм мәктәптәге гадәттән тыш хәлләр кадет классы кураторы булып тора. Иске Балтач авылының беренче санлы урта мәктәбендә ул районда беренче “Шайморатов " классын оештырган һәм Миңнегали Шайморатов исемендәге музей-штаб белән җитәкчелек итә, туристлар өчен экскурсияләр үткәрә. Шушы көннәрдә Илназ Әхмәтов җитәкчелегендәге шайморатовчлылар «Тарих сагындагылар» төбәк слетында районыбыз данын якладылар. Ел саен кышкы һәм җәйге «шайморатов» уеннарында катнашалар. 2025 елда алар «Аҗаган» республика хәрби-патриотик уенда икенче урынны алдылар. Шайморатовчылар Җиңү көне чараларыннан да читтә калмый. Җитәкчеләре артыннан, горур рәвештә тантаналы марш белән узалар. 2023-2024 һәм 2024-2025 уку елларының җәйге чорында Илназ Әхмәтов «Авангард» укыту-методик үзәгенең «Патриот» хәрби-патриотик паркында шайморатов класслары укучылар өчен оештырылган профильле сменада өлкән вожатый булып эшләде. Бүген Илназ Әхмәтов хезмәттәшләре өчен үрнәк булып тора. Аныњ кебек педагоглар, лаеклы һәм ышанычлы гражданнар тәрбияләп, илнең киләчәгенә нигез салалар. Ул Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайның, Спорт министрлыгының һәм Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгының Рәхмәт хатларына ия. 2022 елда Илназ «Яшь укытучы»грантын алды. Илназ шулай ук бик яхшы гаилә башлыгы да. Олы кызы Ясминәгә алты яшь. Улы Алимгә өч яшь. Күптән түгел Илназ күп балалы гаилә башлыгы булды. Гаиләдә өченче бала булып, уллары туды. — Тормышта иң мөһиме-яраткан эшең булуы. Үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен тою тагын да рәхәт, - ди Илназ Әхмәтов, эшен киләчәктә тагын да кызыклырак итә торган һәм перспективалар ача торган яңа күнегүләр үзләштерүгә омтылачагына басым ясап. Укучылары белемнәрен камилләштерә. Ул укыткан Рөстәм Шәйхетдинов, мәктәпне тәмамлап, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы линиясе буенча укырга керде, ә Кирилл Мөхәммәтьянов 2023 елда ОБЖ буенча Бөтенроссия укучылар олимпиадасының төбәк этабы призеры булды. Шайморатов сыйныфы укучысы Амелия Мәхмүтова «Яшь шайморатовчы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. ────────────── Комментировать ›