Гөлсем Бикбулатовага туганы белән бергә җырларга язмаган шул...
Гөлсем Бикбулатовага туганы белән бергә җырларга язмаган шул... Яраткан җырчыбыз Гөлсем БИКБУЛАТОВА үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә сугышчы туганы Альберт Бикбулатовның якты истәлегенә багышлап, "Мин кайтырмын" дигән җыр яздырган булуы турында һәм туганының һәлак булуын хәбәр иткән. Бу хакта “Башкортостан” гәзите үзенең сайтында язды. Артист ул җырны Альберт белән бергә җырларга хыялланган булган... Әмма "Бергә җырларга язмады...," — дигән. "Апа, сәлам! Ялга кайткач, Өфөгә студиягә килеп, бергәләп җыр яздырырбыз..."- колагымда синең тавышың яңгырый, кустым... Сүзне Гөлсемнең үзенә бирик. Үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә менә нәрсә дип язган ул: "Апа, сәлам! Ялга кайткач, Өфөгә студиягә килеп, бергәләп җыр яздырырбыз..." Колагымда синең тавышың яңгырый, кустым... Көн дә телефон аша сөйләшеп, сүзләребез бетми торган иде бит, туган. Бу җырны бергәләп яздырырбыз дип хыялландың, әзерләндең. "Кайтырмын, апа!"дидең... Ләкин аяусыз язмыш без уйлаганча булмады, бергә җырларга язмады... Йөрәктәге яраларны һәм сагышны бер нинди сүзләр белән аңлатып булмый! Син чын батырлык өлгесе, командир булдың. Альберт мотоукчылар батальонында миномет батареясе командиры булып хезмәт итте. "Батырлык өчен", генерал Шайморатов медальләре белән бүләкләнде. Син яшисең! Безнең өчен, минем өчен һәрвакыт исән! Якты истәлегең күңел түрендә сакланыр. Сагынабыз!!! Җан өшеткеч сагышны басардай җыр өчен Юныс Миңлемөхәммәтовка, Рәлим Замановка рәхмәт! Кустым Альберт Бикбулатовның рухы шатлансын өчен җырлармын! https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-06/g-lsem-bikbulatovaga-tugany-bel-n-berg-yrlarga-yazmagan-shul-4836663 ────────────── Комментировать ›