Балаларда белемгә омтылыш тәрбиялим
Балаларда белемгә омтылыш тәрбиялим Кеше күңеле җылы мөнәсәбәткә мохтаҗ. Ә мәктәпкә белем алырга килгән беренче сыйныф укучысы бигрәк тә. Шуңа да башлангыч сыйныфлардагы балаларга җылы караш, ихлас мөнәсәбәт һава кебек кирәк. Моны үз эшен яраткан мәгънәле укытучылар яхшы тоя. Дүрт дистә елдан артык гомер буена кечкенәләрне язарга, укырга өйрәткән Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Клара Фәйзулла кызы Сәитова моңа үз тәҗрибәсендә инанган. Вакытында дөрес сукмак сайлавына шөкер итәрлек. Остазларыдай кабул иткән хезмәттәшләре, бай тәҗрибәсе бу хакыйкатьләрнең дөрес булуын раслый килә. Кечкенәләр дөньсын аңлап эшләүче мөгаллимәләр балаларны тормыш сукмагыннан әйдәүче дә бит әле. Клара Фәйзулла кызы укучыларында үзаллылык тәрбияләүне сызык өстенә куя. Тормыш баскычыннан атлаганда җитәкләп түгел, ә янәшә баручы ышанычлы юлдаш булуны хуп күрә. Күп сорауларга җавапны балачакта эзләү дөрестер... Клара күп балалы гаиләдә Иске Балтач авылында үсә. Бар булмышын кызы һәм улларына багышлаган әнисе Венера Фәйзелгаян кызы, өч сабыйны бертигез күреп, алар өчен җанын фида кылырга әзер үги әтисе Риф Xәмәйҗәр улы тәрбиясе аякка басканда ныклы нигез була. Һәр баланың рухи мохитен үстерергә омтылган зур әнисе Тәнзилә Гыйльмулла кызы тәрбиягә, рус теле белән бергә татар телен камил белүгә игътибарын юнәлтә. Кичләрен оныкларына әкиятләр укып, күп очракта аны үзе уйлап чыгарып сөйли. Шул әкиятләрне сөйләгәндә оныклары нәфис фильм карагандай вакыйгаларны күз алдына китерә, үзләре дә төрле борылышлар өстәп җибәрә. Газизләре иҗади үссен өчен зур әниләре вакытын да, көчен дә жәлләми. Кечкенәдән татарча яхшы белсеннәр өчен төрле китаплар укый, рус телендә вакыйгалар турында сөйли. Нәтиҗәдә ике телне дә оныклары камил белеп үсә. Якыннарының күңел чолганышында үскән кыз бөтен җирдә шундый мохит булырга тиеш дип кабул итә... Рима ВӘЛИЕВА. Дәвамы сайтта. https://baltachtan.ru/articles/m-garif/2026-10-08/balalarda-belemg-omtylysh-t-rbiyalim-4838403