Нуркаевлар Балтач районы данын республикада яклаячак.
Нуркаевлар Балтач районы данын республикада яклаячак. Районда “Россия бөркетләре” программасында катнашучыларны берләштергән “Зур гаилә уеннары” төбәк конкурсының муниципаль этабы узды. Катнашучыларны район мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Айдар Хисмәтов, “Балачак навигаторлары” проектының муниципаль координаторы Эльвира Сәлимгәрәева сәламләделәр һәм катнашучыларга өлгерлек, җитезлек һәм яхшы кәеф теләделәр. Бу конкурс кына түгел, ә чын бердәмлек бәйрәменә әйләнде, анда төп геройлар аерым укучылар түгел, ә тулы гаиләләр булды. Киләчәкне төзи торган командалар конкурсы «Орлёнок – Лидер» трегы белән башланды. Гаиләләр “Минем гаилә – минем команда” визиткаларын тәкъдим иттеләр. Катнашучылар бирелгән һәр эшнең уңышы килешүгә бәйле булуын күрсәттеләр: һәркемнең өйдә үз роле, үз бурычлары һәм уртак максаты бар. Тамырларга аерым игътибар бирелде: гаиләләр үзләренең милли гореф — гадәтләре турында горурланып сөйләделәр, мәдәни күптөрлелекнең үзара берләшүне ныгыта торган көч икәнлеген исбатладылар. Акыл һәм яхшылык «Орлёнок – Эрудит» трегы кысаларында катнашучылар интеллектуаль квизда көч сынаштылар. Квест-уен форматы балаларны шулкадәр мавыктырды, һәрбер җавапта дәрт һәм яңа белемгә сусау сизелде. “Орлёнок – Доброволец" трегы да кызыклы булды. Дәвамы монда: https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-09/nurkaevlar-baltach-rayony-danyn-respublikada-yaklayachak-4840380 ────────────── Комментировать ›