Эшләмәсәм үләм мин
Эшләмәсәм үләм мин Әйе,нәкъ шулай дип шаккатырды сентябрь азагында 95 яшен тутырып йортында мәж килеп көзге бакча эшләрен төгәлләп йөрегән Зөлфия апа Кашапова.Чишмә авылының хезмәт ветеранының тормыш юлы туган авылында үткән. Шунда Мөбәрәк исемле бик уңган егеткә кияүгә чыккан.1956 нең көзендәбашланган ул бәхетле көннәр. Башка җиргә күчеп дөнья коруны күзалдына да китерә алмаган.Гомерләре Иштирәк авылында узган.Бер-бер артлы өч егет һәм бер кызга гомер биргәннәр. 95 ел гомердә күпне күргән,күпне кичергән , балалары өчен җан атып яшәгән әбинең сөйләр сүзләре күп. Каралтыга килеп кергәч тә мин аптырап калдым. Капканыда шикләнебрәк ачтым. Бергасырга якын гомер кичергән кешенекенә ошамаган , пөхтә итеп җыештырылган йорт, заманча тышланган өйне күргәч ялгыш кердем бугай дигән уй йөгерде башыма. Хуҗабикә яшелчә түтәлләрен җыештырып йөри икән . “- Әйдә уз, кыенсынма !”- дип ягымлы итеп эндәште үзе.Бик кунакчыл икән, күптән көтелгән кешене каршылаган кебек мине өйгә дәште Зөлфия әби. Сүзчән, ачык йөзле әби килүнең максатын аңлагач әңгәмәне үзе башлады. Патриотлык рухы бик көчле икән:“Авыл,нигез төшенчәләре минем өчен бик кадерле. Миңа авыр сугыш елларында тылда эшләргә туры килде. Миңа әнинең беренче ярдәмчесе булып эшләргә туры килде. 10 яшь иде бит миңа. Күргән михнәтләрне язып аңлатып бетерерлек түгел. Балачагым булмады. Бар халык Җиңүне якынайтыр өчен эшләде. Тыл Ветераны мин.Авырлыклар безне чыныктырды. Ниһаять, тыныч тормыш башланды .25 яшемдә тормышка чыктым. Мөбәрәк бик уңган, булдыклы хуҗа иде. Кулы эш белмәгәнгән чак булмады. Көзгә зур булмаган өй җиткердек. Бакча эшләдек,яшелчә, җиләк-җимеш үстергәч , ихата күңелгә керә башлады. Колхозда йөгереп эшләп йөрим. Печәнендә чабарга өйрәндем, башкалар белән кая кушалар, шунда эшләп йөрим. Дөнья, тормыш шулай барадыр кебек иде. Хәнис Хаҗимов. Дәвамы бар. https://baltachtan.ru/articles/-mgyyat/2026-10-15/eshl-m-s-m-l-m-min-4844473 ────────────── Комментировать ›