Изге хезмәткә кара тап ягылмый.
Изге хезмәткә кара тап ягылмый. “Балтач таңнары” гәзитенә укытучылар турында язарга кушылгач, мин Иске Балтач 2нче урта мәктәбе физика укытучысы Марат Закировны сайладым. Аның белән телефоннан элемтәгә кергәч тә, тәүдә ризасызлык сүзе ишеттем: — Сеңелем, кирәкме икән ул эш? Мин гомерем буе үз эшемне тыныч кына башкарып йөргән кеше бит, — диде ул, артык игътибардан читкә тайпылырга теләп. Мин аңа бары тик фәнне укытудагы уңышлары, тырыш хезмәте турында гына язачагымны әйтеп күндердем. Озак тынлыктан соң гына: «Ярар алайса», — дигән җавап алдым. Мәкаләне дә героемның үзе кебек тыйнак, артык мактаулардан тыелган итеп яздым. «Укучылары физика фәнен тирәнтен үзләштерә» дип исемләнгән бу язма 4 октябрь көнне «Балтач таңнары» гәзитенең социаль челтәрдәге сәхифәсенә дә чыкты. Олы хөрмәткә лаек укытучы турындагы пост астында чын мәгънәсендә яла яудыру башланыр дип башыма да китермәдем. «Ddd Ftt», «Анатолий Фролов» кебек ялган исемнәр артына качып, кемдер чын мәгънәсендә пычрак сипте. Гомере буе намуслы хезмәт иткән кешегә каршы нәрсә генә язмады! Быел 49нчы хезмәт елын башлаган Россиянең хезмәт ветераны, Башкортстанның атказанган укытучысы, 30 ел гомерен Уразай мәктәбе директоры вазифасына багышлаган абруйлы шәхескә кагылмаган яла калмады кебек. Дәвамы монда: https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-19/izge-hezm-tk-kara-tap-yagylmyy-4848424 ────────────── Комментировать ›