Октябрь аенда кура җиләге утыртуның үз серләре бар.
Октябрь аенда кура җиләге утыртуның үз серләре бар. "Россия авыл хуҗалыгы үзәге"нең Балтач бүлеге баш агрономы Рәүзәнә Хаматнурова бу эшне салкыннар төшкәнче, беренче кырауларга кадәр 2–3 атна кала башкарырга киңәш итә. Нәкъ менә шул вакытта утыртылган куаклар кышка кадәр тамырланып өлгерә һәм язын үсеп китәргә әзер була. Бакчагызга мул уңыш китерә торган яңа куакларны дөрес утырту өчен нишләргә кирәк соң? Урын сайлау. Җил үтми, кояш яхшы төшә торган җирне сайлагыз. Чокырлар әзерләү. 30х30х30 сантиметр үлчәмле чокырлар казыгыз. Куаклар арасында якынча 80 сантиметр ара калдырырга кирәк. Туфракны байыту. Һәр чокырга 4 килограмм компост яки черемә, 30 грамм суперфосфат һәм 20 грамм калий тозы өстәгез. Утырту процессы. Үсенгенең тамырларын сак кына төзәтеп җибәрегез, тамырын (прививка урынын) туфрак астына 2–3 сантиметр кадәр күмегез. Су сибү һәм мульчалау. Утырткач ук һәр куакка якынча 5 литр су сибегез. Аннары туфракны мульчалагыз — бу дымны озаккарак сакларга булышачак. Соңгы кагыйдә. Утырту тәмамлангач, үсенгенең очын кисеп калдырыгыз (биеклеге 20-25 сантиметр булсын). Бу чара куакның тизрәк тамыр алуына һәм язын көчле яңа үсентеләр бирүенә ярдәм итә. Көз көне башкарылган бу гади эшләр киләсе җәйдә үк мул уңыш алырга нигез салачак. Үз вакытында эшләнгән эш һәрвакыт сөендерә! https://baltachtan.ru/news/novosti/2026-10-20/oktyabr-aenda-kura-il-ge-utyrtuny-z-serl-re-bar-4848883 ────────────── Комментировать ›