Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән... — 18 июня 2026 г. в 11:29:14.394
Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновлар: Шулай да була икән... Сабантуйда татар артистлары Зөлфирә белән Алмаз Мирзаяновларның чыгышлары вакытында кызыклы һәм көтелмәгән хәл булган Татарстанның Кукмара районы Әсән-Елга авылындагы бәйрәмдә тавышлардан курыккан әтәч проводларны өзеп, музыканы сүндергән. Артистларны көтелмәгән тынлык борчымаган — алар музыкасыз, аннары баян аккомпанементы астында җырлауларын дәвам иткән. Үзенең социаль челтәрләрендә Зөлфирә Мирзаянова: «Чыгыш ясаганда әтәчнең аранжировканы туктату ихтималы бик аз, ләкин нульгә тигез түгел», – дип язган. Комментарийларда артистлар иҗатын яратучылар бу плюс кына булды, дип язалар, чөнки кешеләр артистларның фонограммасыз чыгыш ясавын аңлаганнар.

