Ремонт эшләре дәвам итә✅ — 24 июня 2026 г. в 11:53:09.272
Ремонт эшләре дәвам итә✅ Районыбызның ике мәгариф учреждениесендә капиталь ремонт дәвам итә. Ремонт эшләрен муниципаль район хакимияте башлыгы Реканс Фәнил улы Ямалеев аерым контрольдә тота. Чакмагыш беренче урта мәктәбендә ремон «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча алып барыла. Шушы көннәрдә хакимият башлыгы җитәкләгән комиссия объектта башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Бүгенге көнгә яңа тәрәзәләр куелган, түбәне алмаштырганнар, инженерлык челтәрләре әзер. Хәзер фасад һәм эчке бизәк өстендә эшлиләр. Юмаш авылында ремонт «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты буенча башкарыла, укучылар һәм укытучыларөчен заманча, матур һәм уңайлы булсын кабинетлар, коридорлар дизайны өчен төсле концепция туплыйлар. Темпяхшы,эшләр график буенча бара.

