Үз куллары белән гүзәллек дөньясы булдырып — 31 июля 2026 г. в 10:00:38.115
Үз куллары белән гүзәллек дөньясы булдырып Адәм баласы һәрвакыт матурлыкка, гүзәллеккә омтыла. Шуңадыр да ул үзенең йорт-җирен мөмкинлегеннән килгәнчә тәртипкә салырга, күркәмлеккә төрергә тырыша. Безнең районда да уңган, тырыш кешеләр бихисап яши. Шуларның берсе – район үзәгендәге Архитектура урамы, 42нче санлы йортта яшәүче Зөфәр һәм Тәслимә Сәетгәрәевлар гаиләсе. Исегездә булса, моннан 4 ел элек алар Чакмагыш авылы биләмәсендә үткән “Иң яхшы йорт алды ихатасы” конкурсында лаеклы 1нче урынны яулаган иде. Алар турында без “Игенче” гәзитендә дә зур мәкалә бастырган идек. Зөфәр абый белән Тәслимә апа йорт алды һәм бакчаларында күз явын алырдай гөлләр үстереп, йорт тирәсен җиләк-җимешкә, яшелчәгә, чәчәкләргә күмеп, оҗмах бакчаларына тиң матурлык тудырып яши. Аларның бакчачылык осталыгы, тырышлыгы һәм уңганлыгы һәммәсендә дә бары тик соклану хисләре генә уята. Оныклары да җәйге каникулда биредә еш кунак булып, рәхәтләнеп шау-гөр киләләр, тәмле җиләк-җимешләр белән сыйланалар. Шау гөл-чәчкәгә күмелеп утырган бу өй яныннан берәү дә игътибарсыз гына үтеп китә алмыйдыр. Чөнки андагы матурлыкка сокланмау мөмкин түгел! Сәетгәрәвларның “Минем яраткан бакчам” фотобәйгесенә юллаган матур фотосурәтләре белән сезнең белән дә уртаклашабыз. Чыннан да, бу гүзәллеккә һәм уңганлыкка сокланмау мөмкин түгел, шулай бит дуслар?!

