Сайлаулар тәмамланды: нәтиҗәләр көтәбез
Сайлаулар тәмамланды: нәтиҗәләр көтәбез 💫💥⚡️Нәкъ 20.00 сәгатьтә райондагы участок сайлау комиссияләрендә 2026 елдагы сайлау кампаниясенең иң җаваплы этабы – өченче, ахыргы көне тәмамланды. ✅Шушы сәгатьтән иң җаваплы - бюльлетеньнәрне исәпләү вакыты җитте. ✅Районда сайлаулар тыныч һәм югары оешканлык белән үтте. Һәр җирлетәге участокларда активлык сакланды, гражданнар үз тавышларын бирү мөмкинлегеннән файдаландылар. ✅Иртәдән алып кичкә кадәр сайлау участокларына килүчеләр өзелмәде. Күпчелек сайлаучылар тавыш бирү процесының ачыклыгын һәм законлылыгын билгеләделәр. Комиссия әгъзалары үз вазыйфаларын төгәл башкардылар, сайлаучылар өчен барлык шартлар булдырылды. ✅Сайлауларның өченче көнендә яшь буын вәкилләре аеруча активлыгы белән аерылып торды. Алар өчен бу – гражданлык җаваплылыгының бер күренеше. Шулай ук өлкән буын вәкилләре дә алардан калышмады. ✅Сайлаучыларның бу мөһим сәяси вакыйгага карата мөнәсәбәте илнең, республиканың һәм районның киләчәген билгеләүдә зур роль уйный. ✅Сайлауларның нәтиҗәсе — ул бер генә көнгә түгел, ә киләчәккә юнәлгән карар кабул итү процесы.💫⚡️💥 #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор2026 #Наблюдаем2026