⚡️Сайлаучылар активлык күрсәтә
⚡️Сайлаучылар активлык күрсәтә ✅3299 санлы Тозлыкуш сайлау участогы авыл мәдәният йортында урнашкан. Русия Федерациясе Федераль Җыелышының Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышы депутатларын сайлауның беренче көнендә үк биредә активлык күзәтелә. Сайлау участогы рәисе Гөлнара Мөнәвир кызы Сәхибгәрәева, аның урынбасары Илвир Фәһим улы Әхъяров, секретаре Гөлсара Фәнил кызы Шәехова, комиссия әгъзалары Алсу Шәүкәт кызы Вәлиева, Гөлнәфис Флүр кызы Мостафина, Альбина Илфир кызы Хәмәтханова, Гөлнара Абрар кызы Шабазова иртәнге сәгатьләрдән үк гражданлык бурычларын үтәүче авылдашларын киң елмаеп каршы алып, итәгатьле рәвештә тавыш бирүдә ярдәмләшеп торалар. ✅Һәрвакыттагыча, авыл халкы оешканлык өлгеләре күрсәтә: тәүге көннең беренче яртысында ук сайлау яшендәгеләрнең 30 проценттан артыгы илебезнең алдагы киләчәген хәстәрләп, үзләре лаеклы дип тапкан кандидатлар өчен тавыш бирергә өлгергәнәр дә иде инде. ✅ Иң тәүгеләр исәбендә гражданлык бурычларын күп иҗади бәйгеләр җиңүчесе “Ахирәтләр” халык фольклор ансамбле әгъзалары үтәде. ✅Милли киемнәрдәге ир-егетләр һәм хатын-кызларның бәйрәм атмосферасын күркәм чыгыш ясап күтәреп җибәрүе дә үзенчәлекле төсмер өстәде. ✅Авылның иң өлкән өлгеле парларының берсе Фәһия Мәгалим кызы белән Рамил Зәки улы Латыйповлар, һәр елдагыча, сайлау участогына иң иртә килүчеләр сафында булды. ✅Хезмәт ветераннары Руза Өлфәтнур кызы һәм Тимергали Әнәс улы Шәрәфетдиновлар да үз тавышларын иртән үк илебезнең якты киләчәген хәстәрләп бирделәр. ✅Авыл бизәге булып гомер итүче катнаш гаиләләр дә бихисап биредә. Ирина Николаевна белән Ринат Риф улы Закировлар, Фируза Нурулла кызы белән Абдухали Җәлил улы Улжаевлар да сайлау участогында беренче көннең иртәсендә үк намслары кушуы буенча эш иттеләр. ✅Тавыш бирү актив дәвам итә. #БашВыбор2026 #Чекмагушевскийрайон #Башкортостан