Сайлаулар һәрчак бәйрәм ул
Сайлаулар һәрчак бәйрәм ул 💫💥Районыбызда яшәүчеләр өчен сайлаулар һәрвакыт ямьле, киләчәккә якты өметләр белән бәйле бәйрәм буларак кабул ителә. Моны өлкән һәм урта буын вәкилләре һәр сайлауларда аерым билгеләп, участок комиссияләре әгъзаларына рәхмәтләр җиткереп, эшләрендә уңышлар, ил-җирләребезгә иминлекләр тели. Митрә-Әюп авылы мәдәният йортындагы 3275 санлы сайлау участогында да иртәнге сәгатьләрдән үк шундый якты бәйрәм рухы хакимлек итә. ✅Биредә озак еллар дәвамында эшләп килеп, сәнгать сөйгән актив өлкәннәрне берләштергән “Яшь йөрәкләр” фольклор ансамбле әгъзалары участок сайлау комиссиясе әгъзаларын һәм тавыш бирергә килгән якташларын милли костюмнарда, җыр-моңнар белән тәбрикләделәр. #Башкортостан #Чекмагушевскийрайон #БашВыбор2026