Хоккей ярышлары үтә
Хоккей ярышлары үтә Бу ике көндә - 10 һәм 11 октябрьдә "Чакмагыш-Арена" шугалагында чын мәгънәсендә эссе "һава торышы" хөкем сөрәчәк. Безнең җирлектә берьюлы ике күләмле хоккей ярышы үтәчәк. Бүген, 10 октябрьдә, 15.00 сәгатьтә безнең аренада Идел буе федераль округы беренчелеге матчы башланды. Бозда районыбызның 2014 елда туган яшь хоккейчыларны берләштергән "Ястребы" командасы белән Ижевск шәһәренең "Ижсталь" командасы очрашып, җиңү өчен алыш алып бара. Матчның икенче көнендә -- иртәгә, 11 октябрьдә, алар 11.30 сәгатьтә очрашачак. Барыгызны да яшь спортчыларыбызга ярдәм итеп, аларны дәртләндереп, көч биреп, теләктәшлек күрсәтергә чакырабыз! Моннан тыш, янә бер ярышка -- 2026/2027 елгы сезонның хоккей буенча Федерация Кубогы уеннарына да Ижевск шәһәреннән "Ижсталь" командасы килде. Бу ярышлар 2016 елда туган 11 яшьлек үсмерләр командалары арасында бара. Федерация Кубогына уеннар шимбә, 10 октябрьдә 18.00 сәгатьтә, якшәмбе, 11 октябрьдә иртәнге 9.00 сәгатьтә башлана. Хоккей уенын үз итүче барлык якташларны бу уеннарга килеп, яшь хоккейчыларыбыз өчен терәк булырга, аларны теләктәшлегебез белән дәртләндереп торырга чакырабыз! Яшь спортчылар өчен мондый ярдәм бик мөһим. Сезне "Чакмагыш-Арена"да көтеп калабыз, якташлар!