Безнекеләр сынатмады
Безнекеләр сынатмады 7-9 октябрь көннәрендә Туймазы шәһәренең Балалар иҗат сараенда һәм Кандракүл базасында «Башкортстанның яшел эзе» республика экологик слеты узды. Командалар конкурсның беренче читтән торып этабын үттеләр һәм республиканың иң яхшы җиде командасы арасына кереп, слетның көндезге этабында катнаштылар. Катнашучылар төрле конкурсларда һәм активлыкларда көч сынаштылар, «Русия суы» Бөтенрусия акциясенә кушылдылар, шулай ук Халыклар дуслыгы аллеясын утыртуда катнаштылар. https://igenche.ru/news/novosti/2026-10-13/beznekel-r-synatmady-4842983